Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 124 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 172 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 104 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 25 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4373 кеше килгән, 4855 пассажир киткән.

26  нчы сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан урыны белән тизлеге секундына 16 метрга кадәр. Температура: +10 - +15 градус.

                                                                                                     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International