Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 129 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 103 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 102 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 34 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5095 кеше килгән, 5095 пассажир киткән.
26 нчы июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: +28 - +33 градус.