Бүген «Казан-1» тимер юл вокзалы Германия-Көньяк Корея матчына якынча 3 мең җанатар кабул итәчәк

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Бүген «Казан-1» тимер юл вокзалында Мәскәүдән бушлай ике катлы поездны каршы алганнар. Анда 792 җанатар килгән, алар арасында иң күбе немецлар, кореецлар. Венесуэлалылар һәм россиялеләр булган.  Фирмалы ике катлы Мәскәү поезды 14 вагоннан тора, һәркайсында 64 урын. Күп кенә чит ил җанатарлары шундый поездда беренче тапкыр барганнар. Һәркемнең күңелендә уңайлылык, чисталык, ресторандагы тәмле ризыктан иң матур хатирәләр генә калган.

«Казан-1» вокзалы якынча 3 мең җанатар кабул итәчәк. Мундиаль барышында Казанга поездлар белән 17 мең кеше килгән.

Исегезгә төшерәбез, РТЮ холдингы 2018 елгы дөнья чемпионаты матчлары уздырыла торган шәһәрләр арасында футбол җанатарларын йөртү өчен 116 махсус бушлай поездлар бүлеп бирде. Җанатарларны һәм кунакларны бушлай йөртүче поездлар 31 маршрут буенча 734 рейс ясаячак.

Казан тимер юл вокзалы пассажирларны кабул итүгә һәм аларга хезмәт күрсәтүгә тулысынча әзерләнгән. Мәгълүмат-навигация системасы яңартылган,  көтү залы һәм балалы пассажирлар өчен бүлмә ачылган.

Төп хезмәткәрләрдән һәм шәһәр волонтерлары хезмәтеннән тыш вокзалларда тәүлек буе мәгълүмати стойкалар оештырылган.

Россиядә 2018 елгы FIFA Дөнья чемпионаты стартына Россия тимер юллары холдингы оештыручы шәһәрләрнең тимер юл вокзалларында юлда йөрү документы номеры буенча Wi-Fi челтәрләренә тоташу мөмкинлеген гамәлгә ашырган. Яңалык беренче чиратта Россия мобиль операторының  SIM-картасы булмаган чит ил кунакларына ярдәм итәчәк. Элек Wi-Fi челтәрләренә кәрәзле телефон номеры буенча гына тоташырга мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International