Казанда юллар төзүнең сыйфатын тәэмин итү мәсьәләләре буенча белем бирү семинары уза

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда автомобиль юлларын карап тоту, ремонтлау, төзүнең сыйфатын һәм юл эшләрен башкарганда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган ике көнлек белем бирү семинары башланды. Семинар эшендә Федераль юл агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Астахов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин катнашалар.

Семинар «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проектын тормышка ашыруга җәлеп ителгән Идел буе федераль округы заказчысы  хезмәтләре вәкилләре өчен оештырылган.

Семинар юл-төзелеш тармагында белгечләрнең квалификацияләрен күтәрүгә юнәлдерелгән. Укыту барышында заманча технологияләрне  төзелештә һәм автомобиль юлларын карап тотуда куллануны исәпкә алучы, шулай ук юл төзелеше объектларын норматив-техник документлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча өстәмә һөнәри белем бирү аспектлары каралачак.

Иртәгә семинар эшен дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International