Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 146 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган,  маршруттан тайпылуның 77 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 229 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 123.

Казан аэропортыннан 84 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 19 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3135 кеше килгән, 3329 пассажир киткән.

21 нче декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 4-9 метр. Температура: -4 - -9 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International