Горький тимер юлы, “Россия тимер юллары” ААҖнең Горький тимер юлы территориясендә эшләүче бүлендек җәмгыятьләре һәм филиаллары агымдагы елның гыйнвар-ноябрь айларында төбәк һәм җирле бюджетларга 13,6 миллиард сум акча күчергәннәр, бу 2016 елның шул ук чоры күрсәткеченнән 7,3% артыграк.
РТЮ филиалы - Горький тимер юлы эре һәм төгәл салым түләүче булып тора. Әйтик, Түбән Новгород өлкәсендә 2017 елның гыйнвар-ноябрь айларында салым түләүләре 9 млрд сумнан артык (узган елның шул ук чорындагыңа караганда 4,5% күбрәк) тәшкил иткән, Татарстан Республикасы – 1,5 млрд сум тирәсе (+12,1%), Киров өлкәсендә 1 млрд сумнан арткан (+16,7%), Владимир өлкәсе – 856 млн сум (+14,6%), Удмуртиядә – 712 млн сум (+11,3%), Чуашстанда – 281,5 млн сум (+15,3%), Мари Эл Республикасында – 46 млн сум (+13%).