Югары Ослан муниципаль районында 13 нче ноябрьдән Казан-Ульяновск-Кама Тамагы автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла

2017 елның 10 ноябре, җомга

Югары Ослан муниципаль районында 13 ноябрьдән алып 5 декабрьгә кадәр Казан-Ульяновск-Кама Тамагы автомобиль юлының 15,2 км алып 22,5 км кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә металлдан барьер коймаларны үзгәртеп кую планлаштырылган.

Урап узу өчен машина йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге “Шеланга авылына керү юлы” автомобиль юлы тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрнең юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International