"Казан" вокзалы коллективы 3 нче кварталда “РТЮ” ААҖ коллективлары арасындагы сайлап алу (челтәр) ярышларында иң яхшысы дип танылды

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

“РТЮ” ААҖ компаниясенең тимер юллары, башка филиаллары һәм структура бүлекчәләре коллективларының 2017 нче елның 3 кварталында сайлап алу (челтәр) ярышларына йомгак ясалды. Җиңүчеләр дип барлыгы 195 коллектив танылды.

Тимер юллары филиаллары арасында Горький тимер юлына беренче урын бирелде.

Моннан тыш, сайлап алу (челтәр) ярышларында җиңүче булып беренче урынга лаек булган структура бүлекчәләре арасында Казан вокзалы коллективы да бар.

Иң яхшы коллективларны билгеләү бер төркем критерийларны чагыштыру нигезендә гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, җитештерү һәм финанс-икътисади күрсәткечләр, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, хезмәтне саклау халәте һәм башкалар. Эш нәтиҗәләре һәр кварталда чыгарыла.

Җиңүче коллективларга компаниянең истәлекле билгеләре, мактау дипломнары һәм акчалата премияләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International