Туган көне: 07.03.1961
Белеме: Казан инженер-төзелеш институты. Белгечлеге - авыл хуҗалыгы төзелеше.
Хезмәт эшчәнлегенең төп этаплары:
1983-1986 елларда - «Татколхозстрой» берләшмәсенең Көнчыгыш авыл төзелеш комбинатының Тукай колхозара күчмә механикалаштырылган колоннасы мастеры, прорабы, Яр Чаллы шәһәре.
1986-1990 елларда - «Татколхозстрой» берләшмәсенең Көнчыгыш авыл төзелеш комбинатының Алабуга күчмә механикалаштырылган колоннасының баш инженеры, Алабуга шәһәре.
1990-1995 елларда - «Лада» проектлау-төзелеш кооперативы рәисе, Алабуга шәһәре.
1995-1998 елларда - «Татгазспецремстрой» трестының Алабугада махсуслаштырылган ремонт-төзелеш идарәсе башлыгы, «Татгазстрой» ААҖнең «Елабугагазстрой» филиалы директоры, Алабуга шәһәре.
1998 елда - Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре администрациясе башлыгының беренче урынбасары.
1998-2000 елларда - Алабуга районы Капиталь төзелеш идарәсе мөдире, Алабуга шәһәре.
2000-2005 елларда - Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре администрациясе башлыгының район һәм авыл хуҗалыгы буенча беренче урынбасары.
2005-2011 елларда - «Алабуга муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының беренче урынбасары, башкарма комитет җитәкчесе.
2011-2015 елларда - ТР Төзелеш, архитектуры һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары.
2015-2017 елларда - ТР Президенты ярдәмчесе.
2017-2020 елларда - «Россиянең Баш дәүләт экспертизасы» ФАУ Казан филиалы җитәкчесе.
2020 елның гыйнварыннан 2020 елның октябренә кадәр - ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры.
2020 елның 5 октябреннән - ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры.
Хөкүмәт бүләкләре:
«Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» мактаулы исеме;
«Россия Федерациясенең Атказанган төзүчесе» мактаулы исеме;
«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
«2006 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруда казанышлары өчен» медале.