Казан сәнәгать тимер юлы транспортының тармакара предприятиесе"
акционерлык җәмгыяте
(«ПРОМЖЕЛДОРТРАНС» КТП ААҖ)
"Казан сәнәгать тимер юлы транспортының тармакара предприятиесе"
акционерлык җәмгыяте
|
Предприятие җитәкчеләре |
|
|
Генераль директор |
Вәлиев Альберт Илгиз улы |
|
Финанс директор |
Фәйзуллин Сөембикә Хади кызы |
|
Коммерция директоры |
Смирнов Вячеслав Михаил улы |
|
Эксплуатация сораулары буенча генераль директор урынбасары |
Песков Евгений Валерий улы |
|
Хокук мәсьәләләре буенча генераль директор урынбасары |
Миңнеәхмәтов Җәүдәт Җәүһәр улы |
|
Баш инженер |
Уразов Виктор Василий улы |
|
Баш хисапчы |
Гыйләҗиева Алсу Әнвәр кызы |
"Казан сәнәгать тимер юлы транспортының тармакара предприятиесе" Акционерлык Җәмгыяте 1936 елда йөк ташу, йөкләрне бушату һәм тимер юлларны ремонтлау белән шөгыльләнүче күп функцияле предприятие буларак оештырыла. Җиһазланган техник базасы бар.
Предприятиедә тимер юл белгечлекләре булган 200дән артык кеше эшли. Предприятиенең төп һөнәрләре: тепловоз машинисты, поезд составын ремонтлау слесаре, тимер юллар монтеры.
Барлык хезмәткәрләр дә махсус белемле һәм ел саен "Россия тимер юллары" ААҖ комиссияләрендә аттестация узалар.
Предприятиенең лицензиясе түбәндәге эшчәнлекләр алып барырга хокук бирә:
тимер юл транспортында йөкләр ташуны гамәлгә ашыру хокукы;
тимер юл транспортында кулланыла торган техник чараларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау хокукы;
тимер юл транспортында төяү-бушату эшчәнлеген гамәлгә ашыру;
биналар һәм корылмалар төзү эшчәнлеген гамәлгә ашыру;
Казан сәнәгать тимер юл транспорты тармакара предприятиесе Казан шәһәренең 123 сәнәгать предприятиесенә Казан тимер юлы станцияләренең гомуми кулланылыштагы тимер юллардан алып сәнәгать предприятиеләренең цехларына һәм керү юлларына кадәр йөкләр ташуда хезмәт күрсәтә.
Предприятиенең станцияләре: Железнодорожная, Химическая, Обгонная, Ометьево - шәһәрнең дүрт төп сәнәгать районында урнашкан, клиентларның гаризалары нигезендә төзелгән план буенча станцияләр белән тыгыз элемтәдә эшлиләр.
"Россия тимер юллары" ААҖ филиалы Горький тимер юлының Казан бүлеге белән төзелгән шартнамәләр нигезендә үзләренең бурычларын үтәү өчен предприятие гомуми озынлыгы
53 чакрым тәшкил иткән тимер юл юллары, 9 тепловоз, тимер юлдан хәрәкәт итүче 3 кран, 3 махсус тимер юл машинасы, ремонт базасы, ягулык-майлау материаллары складлары һәм материал складлары, автомобильләрне ремонтлау һәм саклау өчен гаражлар җитәрлек күләмдә.
Килешүләр нигезендә предприятие төяү-бушату, күчерү эшләре, тимер юлларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт эшләрен башкару һәм тимер юлларда хәрәкәтнең куркынычсызлыгын тәэмин итә. Предприятие озак еллар дәвамында эшчәнлекнең күләм күрсәткечләрен вакытында үти, финанс мәсьәләләрдә тотрыклы халәттщ тора.
Элемтәгә керү өчен мәгълүмат:
420036, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Леваневский урамы, 2 йорт
телефон/факс: 571-88-96/571-88-56
Соңгы яңарту: 2022 елның 19 апреле, 09:02