«МЕТРОЭЛЕКТРОТРАНС» МУНИЦИПАЛЬ УНИТАР ПРЕДПРИЯТИЕСЕ

«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе Казан шәһәре буенча пассажирлар йөртү гомуми күләменең 30% гамәлгә ашыра һәм Татарстан Республикасының иң эре транспорт предприятиеләренең берсе булып тора. Предприятие коллективы җир өсте һәм җир асты электр транспортының өзлексез эшчәнлеген тәэмин итә. Трамвай һәм троллейбус линияләрен реконструкцияләү һәм яңа линияләр төзү эшләрен алып бара, транспорт паркы тиешле дәрәҗәдә яңартыла, транспорт паркын эксплуатацияләү һәм контрольдә тоту системасы камилләштерелә, транспорт тармагы белгечләрен  әзерләү һәм кадрлар мәсьәләсен чишү эшләре башкарыла. Предприятие җир өсте транспорты линияләрен һәм челтәрләрен төзү һәм реконструкцияләү белән бер үк вакытта метрополитенның яңа объектларын төзү буенча подряд эшләрен башкара.

Электр транспортын үстерүдә ирешелгән уңышлар предприятиегә тармак һәм иҗтимагый оешмалар уздыра торган конкурсларда җиңәргә мөмкинлек бирә. «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» программасын гамәлгә ашыруда актив катнашканы өчен «Метроэлектротранс» МУП Татарстан Республикасы Хөкүмәте кубоклары белән өч тапкыр бүләкләнде. 2008 елда предприятие "Иҗтимагый файдаланудагы иң яхшы Россия төбәк транспорт предприятиесе" номинациясендә Россия транспорт тармагының "Алтын тәгәрмәч" милли иҗтимагый премиясе җиңүчесе булды. «Метроэлектротранс» МУП командасы «Сәламәтлек - 2009» Спартакиадасында беренче урынны алды, «2009 елгы Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең хезмәтне саклау буенча иң яхшы вәкаләтле вәкиле» исеменә дүртенче республика конкурсында җиңү яулады.

 

Җитәкче

Абделхаков Айдар Камил улы

 

Элемтәләр:

Адрес: 420029 Россия, Казан шәһәре, Эсперанто урамы, 8

E-Mailinfo@kazanmetro.ru

Телефон: (843) 533-70-02

Факс: (843) 277-10-50

Сайт: http://www.kazanmetro.ru

Соңгы яңарту: 2022 елның 20 апреле, 15:57

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International