ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Түбән Кама һәм Яр Чаллыны читләтеп үткән М-7 трассасы төзелеше кысаларындагы төбәк юлларны карады. Министр белән «Главтатдортранс» эксплуатацияләү буенча директор урынбасары Зөлфәт Ханмурзин, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ баш инженеры урынбасары Андрей Зинкин, Тукай, Актаныш, Минзәлә муниципаль районнары башлыклары һәм подрядчы оешма вәкилләре дә юлларны карады.
Яр Чаллы - Круглое Поле - Зәй - Әлмәт - Урыссу аралыгында тимер юлчылар экологик рейд уздырдылар. Чарада Куйбышев тимер юлы, региональ Росприроднадзор, җирле администрацияһәм профильле ведомство вәкилләре катнашты.
5 майдан Тукай исемендәге Халыкара «Казан» аэропортында «1945 елның 9 маенда Казанда» музей күргәзмәсе эшли. Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан әзерләнгән уникаль ретро-фотосурәтләр Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң беренче тыныч көн вакыйгаларын чагылдыра.
2023 елның гыйнвар-апрелендә Татарстан Республикасында «Россия тимер юллары» ААҖ челтәрендә йөк төяү 5,5 млн. тоннадан артык тәшкил итте, бу узган елның шул ук чорындагы күрсәткечтән 2,4 % югарырак.
Язгы чорда, көннәр матурлана төшүгә, гомуми файдаланудагы региональ әһәмиятле автомобиль юлларында подрядчы оешмалар тарафыннан чокырларга ремонт ясау, горизонталь тамга салу, юл билгеләре һәм сигнал баганаларын урнаштыру, юл билгеләре һәм сигнал баганаларын алыштыру чаралары башкарылды.
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты Nordwind Airlines авиакомпаниясе белән берлектә маршрут челтәрен киңәйтү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында яңа авиарейслар ача.
3 май, бер көнгә, Кизнер - Казан поездының расписаниесе үзгәрәчәк. Кизнер станциясеннән поезд 20.48 сәгатьтә (20 минутка соңрак) китәчәк. Алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә поезд 22.45 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Бәйрәм чарасын үтү сәбәпле Воровский һәм Декабристлар урамы буйлап автотранспорт хәрәкәте, шулай ук Казан-2 тимер юл вокзалы машина кую мәйданчыгында вакытлыча транспорт хәрәкәте 3 май 16:30 сәг. 4 май 12:00 сәг.кадәр чикләнәчәк.
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм юл проекты кысаларында Казан шәһәренең Идел буе районы Отар торак массивында ремонт башланды. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 2 чакрым тәшкил итә. Ремонт эшләрен тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 250 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» - Россия Федерациясе һәм ислам дөньясы илләренең икътисади хезмәттәшлегенең төп мәйданчыгы. Чараның төп мәйданчыгы - «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге. Чараны “Росконгресс” фонды әзерли һәм уздыра, операторның башкарма оешмасы - «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе».