Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Беларусь Республикасы Премьер‑министры урынбасары Виктор Каранкевич белән эшлекле очрашу узды.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстанның юл‑транспорт комплексы өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган төп чаралар турында сөйләде. Аерым алганда, сүз беренче комплектлы вагоннарны модернизацияләү һәм арбаларны капиталь-торгызу ремонты турында барды. Виктор Каранкевич, үз чиратында, Беларусь Республикасының җәмәгать транспортын үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм электробусларны эшләтеп җибәрү проектлары турында сөйләде.
Очрашуда интеллектуаль транспорт системаларына аерым игътибар бирелде. Татарстанда бу эш 2020 елдан алып барыла. Агымдагы елда Яр Чаллыда алты светофор объектын идарә итүнең автоматлаштырылган системасы (АСУДД) белән җиһазлау төгәлләнде. Казанда 12 светофор объектын модернизацияләү дәвам итә.
Очрашуда катнашучылар киләчәк хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен билгеләделәр. Киләсе очрашуны Мәскәүдә Транспорт атналыгы кысаларында уздыру планлаштырыла.