Министрлыкта куанычлы мизгел — бүген биредә җылы атмосферасы хөкем сөрде: булачак беренче сыйныф укучыларын, ведомство хезмәткәрләренең балаларын каршы алдык.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов балаларга мәктәп рюкзакларын шәхсән үзе тапшырды. Һәрбер букча - бүләк кенә түгел, тулы кыйммәтле старт җыелмасы да: анда беренче дәресләр һәм кечкенә җиңүләр өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Үз портфельләрен биш хезмәткәрнең балалары алды, аларның күзләрендә инде 1 сентябрь алдыннан дулкынлану күренә иде.
"Кыю булыгыз, «Бик яхшы» га укыгыз, әти-әниләрегезне уңышлары белән сөендерегез. Белемгә ирешү юлында уңышлар сезгә!"- дип чын күңелдән балаларга теләкләрен җиткерде министр.
Балалар бүләкләр өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр, үзләренең мавыгулары турында сөйләделәр һәм мәктәпкә барасы көннәрне санауларын әйттеләр.