Татарстанда 6 км дан артык Биләр — Ерыклы автомобиль юлы ремонтланган

2026 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 6,7 км булган 0,9 - 7,6 км участогында Биләр - Ерыклы автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде.

Объектта «Алексеевскдорстрой» ААҖ юлчылары нигез катламын комнан, ике катлы нигезне вак таш-ком катнашмасыннан, асфальт-бетоннан һәм өске катламны вак таш-ком катнашмасыннан салу эшләрен башкардылар, аларның гомуми мәйданы 47 мең кв. метрдан артык.

Шулай ук юл кырыйларын асфальт гранулятор белән ныгыту, 9 суүткәргеч торба төзү һәм ремонтлау буенча чаралар гамәлгә ашырылды.

Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеге өчен 52 юл билгесе, 260 сигнал баганасы, 244 пог. м металл барьер киртәсе куйдылар һәм горизонталь юл билгеләре сыздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International