«Казан Экспо» үзәгендә Татарстан нефть‑газ химиясе форумы-2026 кысаларында юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү мәсьәләләре буенча утырыш узды. Чараның модераторы булып Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады.
Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Премьер‑министры Алексей Песошин, шулай ук нефть-газ химиясе һәм юл предприятиеләре, республиканың уку йортлары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Фикер алышуның төп темасы юл төзелешенә заманча материаллар һәм технологияләр кертү булды: катнашучылар тармак практикаларын киңәйтү мөмкинлекләрен карадылар.