ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясендә катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Марат Хисаметдинов һәм Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин аз керемле һәм күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче 121 беренче сыйныф укучысына, шулай ук әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган балаларга портфельләр тапшырдылар.
Бүләкләү тантанасы Теләче авылы мәдәният йортында узды.