Әлмәт - Мөслим автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде

2026 елның 25 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Әлмәт – Мөслим автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде. Ремонтланган участокның озынлыгы 2,9 км тәшкил иткән.

Объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, вак бөртекле асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам ясау һәм вак таш-мастикалы асфальт-бетоннан өске катламны салу эшләре башкарылган. Горизонталь юл билгеләре сызылган.

 Эшләрне «Татнефтедор» ҖЧҖ подряд оешмасы башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International