Татарстан нефть – газ химиясе форумын һәм «Комплекслы куркынычсызлык-2026» иминлекне тәэмин итү чараларын уздыру көннәрендә өстәмә поездлар билгеләнә.
Әйтик, 26-27 августта һәм 3-4 сентябрьдә Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча көн саен 4 өстәмә шәһәр яны электропоезды йөриячәк. Кунакларны һәм чараларда катнашучыларны уздыру урынына – «Казан Экспо» үзәгенә илтү уңайлылыгы өчен өстәмә составлар арадаш тукталышларсыз гына барачак.