Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында электрон ташу документларының дәүләт мәгълүмат системасын (ГИС ЭПД) гамәлгә ашыру турында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә 1С базасында электрон ташу документлары белән эшләү, шулай ук электрон ташу документларына кул куйганда «Госключ» кушымтасын куллануны кертү һәм масштаблаштыру турында фикер алыштылар.