2026 елның 2 сентябреннән 4 сентябренә кадәр Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә «Иң яхшы йөк машинасы йөртүчесе» Бөтенроссия конкурсы узачак. Өч көн дәвамында конкурста катнашучыларга транспорт чараларында шәхси беренчелек кысаларында берничә сынау узарга туры киләчәк.
Конкурсның приз фонды 1 000 000 сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, "СЕ" категориясендә җиңүче «КАМАЗ» ГАҖ – «Москвич» автомобиленнән махсус приз алачак.
Конкурс ярышлары түбәндәге адрес буенча узачак: Яр Чаллы, Хәсән Туфан проспекты, 78, «Яр буе» паркының мәйданы. Конкурста катнашуга гаризаны рәсми сайтта бирергә мөмкин: https://bestdriver-rf.ru.