Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында Комлы Кавал — Орловка автомобиль юлының (2,5 км — 4,3 км) участогын ремонтлау төгәлләнде. Яңартылган участокның озынлыгы 1 790 метр тәшкил иткән. Юл IV техник категориягә керә. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылган.
Ремонт барышында «Татавтодор» АҖ подряд оешмасы юл өслегенең ышанычлылыгын һәм ныклыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрде. Гамәлдәге асфальт‑бетон өслекне фрезерлау башкарылды, асфальт‑бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салынды, вак таш — мастикалы асфальт-бетоннан (ЩМА-8) өске катлам җәелде. Шулай ук участокның буеннан-буена горизонталь юл тамгалары сызылды.