Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе (КХР) Халык Хөкүмәте губернаторы урынбасары Чжан Цисян әфәнде белән очрашты. Очрашу «РОСТКИ» форумы кырларында узды. Очрашуда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Чжан Цисян әфәндегә форумда мәртәбәле кунак сыйфатында катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстан, Россиянең алдынгы регионнарының берсе буларак, халыкара багланышларны ныгытуда мөһим роль уйный, дип сөйләде. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Кытайның товар әйләнеше рекордлы күрсәткечләргә җитте һәм $3,35 млрд тәшкил итте. Агымдагы елда бу юнәлештә актив эш дәвам итә, дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.