Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Алексеевск – Югары Колок автомобиль юлының 1,3 км озынлыктагы һәм 8 метр киңлектәге участогы ремонтланды.
Объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, вак таш-мастик асфальт-бетон өслегенең өске катламын 10 мең кв.метрдан артык мәйданда урнаштыру һәм юл кырыйларын асфальт-гранулятор белән ныгыту чаралары гамәлгә ашырылды. Ремонтланган участокның буеннан-буена горизонталь юл тамгалары сызылды.