Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында авыр йөкле һәм (яисә) эре габаритлы транспорт чараларын габаритлы контрольдә тоту өлкәсендә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чараны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә «Главтатдортранс» ДКУ, «БДД» ДБУ вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында катнашучылар региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында габаритлы контроль пунктларын оештыруның төп аспектлары турында фикер алыштылар.