Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Яр Чаллыда алты светофор объектында юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы (АСУДД) җиһазларын урнаштыру төгәлләнде: өч юл чатында - Трубный проездында һәм өч юл чатында - Машина төзелеше урамында. Казанда 12 светофор объектын модернизацияләү эшләре әле дәвам итә.
Бүген Халыкара светофор көне — юлларда куркынычсызлыкның иң танылган символына багышланган бәйрәм билгеләп үтелә. Бу кагыйдәләрне үтәү һәм юл хәрәкәте иминлегендә технологияләрнең роле турында искәртү өчен яхшы сәбәп.