Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Визит кысаларында республиканың юл инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән мөһим очрашулар узды. Министр федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков һәм «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән эшлекле очрашулар уздырды.