Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 3,0 - 6,9 км участогында Аксубай - Федоровка - Иске Үзи автомобиль юлы ремонтлана. Юл IV техник категориягә туры килә. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 3,9 км тәшкил итә.
Хәзер объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, җир өслеген урнаштыру, известь белән грунтны тотрыкландыру эшләре төгәлләнгән. Юл төзүчеләргә вак таш-ком катнашмасыннан нигез салу, асфальт-бетон катнашмасыннан аскы катламны һәм өске катламын салу, су үткәрү торбаларын төзү һәм ремонтлау, юл кырыйларын ныгыту һәм төзекләндерү буенча эшләр башкарырга кирәк булачак.
Эшләрне «Татавтодор» АҖ подряд оешмасының Аксубай филиалы башкара.