Хөрмәтле тимер юл транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Тимер юл йөз елдан артык илебезнең иң мөһим транспорт артериясе булып кала. Татарстан территориясе аша Горький һәм Куйбышев магистральләре уза, алардан республиканың миллионлаган пассажирлары файдалана һәм миллионлаган тонна йөк ташыла. Бу масштаблы процесс артында профессионалларның тырышып эшләве тора: җайга салынган эш тимер юл системасын ышанычлы һәм нәтиҗәле итә.
Сезнең хезмәтегез хаклы рәвештә хөрмәт ителә. Барлык тимер юлчыларга эшкә җаваплы караулары һәм тугрылы булып калулары өчен зур рәхмәт! Тармак ветераннарына гомерләрен тимер юл транспортын үстерүгә багышлаган өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә.
Һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм яңа һөнәри казанышлар телим! Барлык эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын!
Татарстан Республикасы
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры
Ф. М. Хәнифов