Нурлат районында Олы Чирмешән елгасы аша күпер буенча хәрәкәт башланды

2026 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Нурлат районының Үрнәк авылы янында реконструкциядән соң Олы Чирмешән елгасы аша күперне ачу тантанасы булды. Тантана авыл кешеләре, күрше авылларда яшәүчеләр, төзүчеләр, район җитәкчелеге, «Главтатдортранс» ДКУ вәкилләре катнашында бәйрәм шартларында узды. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылды.

Объектны төзү алдынгы төзелеш технологияләрен һәм материалларын кулланып алып барылды: белгечләр юылуга, көчле бозлавыкка һәм суны максималь күтәрүгә чыдам тимер-бетон терәкләр куйдылар, шулай ук машина йөрү юлын җәяүлеләр өчен уңайлы юллар, барьер киртәләр һәм заманча яктырту линиясе белән җиһазладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International