Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында автомобиль юлын реконструкцияләү эшләрен башкаруга бәйле рәвештә 2026 елның 10 августына кадәр региональ әһәмияткә ия М-7 «Идел» – Иске Айман – Октябрь гомуми файдаланудагы автомобиль юлы буенча транспорт хәрәкәтен ябу озайтыла. Исегезгә төшерәбез, чикләүләр агымдагы елның 26 июненнән кертелде.
Шулай ук Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында автомобиль юлы участогын реконструкцияләү эшләрен башкаруга бәйле рәвештә 2026 елның 31 августына кадәр Улан – Каратун автомобиль юлында 39,9 – 44,0 км участокта хәрәкәтне ябу озайтыла. Чикләү быелның 15 июненнән кертелде.