Алексеевск - Биләр автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла

2026 елның 10 июле, җомга

13 июльдән Татарстан Республикасының Алексеевск һәм Әлки муниципаль районнарында гомуми файдаланудагы төбәк әһәмиятендәге Алексеевск - Биләр автомобиль юлы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла.

Чикләү 37,7 км – 40,9 км участогында автомобиль юлына капиталь ремонт ясау белән бәйле. Хәрәкәтнең ябылуы 2026 елның 31 августына кадәр гамәлдә булачак.

Йөреп чыгу өчен региональ әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары тәкъдим ителә: Чистай – Аксубай – Нурлат, Мөслим – Биләр, Биләр – Көрнәле - Амзя, Базарлы Матак – Мамык, Алексеевск – Югары Колок, «Казан –Оренбург» - «Алексеевск – Югары Колок» һәм Р-239 «Казан – Оренбург – Акбүләк – Казахстан Республикасы белән чик». 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International