26 июньнән Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында гомуми файдаланудагы региональ әһәмиятле М-7 «Идел» – Иске Айман – Октябрь автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла.
Чикләү автомобиль юлын реконструкцияләү эшләрен башкаруга бәйле. Хәрәкәтнең ябылуы 2026 елның 31 июленә кадәр гамәлдә булачак.
Йөреп чыгу өчен гомуми кулланылыштагы төбәк әһәмиятендәге Актаныш – Мөслим, Мөслим – Иске Сәет, Иске Сәет – Сикия, М-7 «Идел» – Олиман автомобиль юлларыннан һәм М-7 «Идел» федераль автомобиль юлыннан файдалану тәкъдим ителә.