«Алексеевск – Югары Колок» – Базәк – Тукай автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла

2026 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

22 июньнән Татарстан Республикасының Спас муниципаль районында 19,1 – 23,9 км участогында «Алексеевское – Югары Колок» – Базәк – Тукай гомуми файдаланудагы төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла.

Чикләү автоюлда ремонт үткәрү белән бәйле. Хәрәкәтнең ябылуы 2026 елның 25 августына кадәр гамәлдә булачак.

Юл хәрәкәтен оештыруның расланган схемасы нигезендә Алексеевск - Югары Колок, Базарлы Матак – Болгар гомуми файдаланудагы региональ әһәмияттәге автомобиль юлларыннан файдалану тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International