19 июньнән Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында гомуми файдаланудагы региональ әһәмияткә ия булган Нурлат – Городище автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла.
Чикләү Булат елгасы аша күпергә капиталь ремонт ясау белән бәйле. Хәрәкәтнең ябылуы 2026 елның 20 ноябренә кадәр гамәлдә булачак.
Йөреп чыгу өчен региональ әһәмияттәге гомуми файдаланудагы Тюрлема – Нурлат – Борындык автомобиль юлын, Нурлат авылын урап узу юлын һәм Зеленодольск муниципаль районының Нурлат авылының юл-урам челтәрен кулланырга тәкъдим ителә.