Азнакай шәһәрен урап узучы автомобиль юлы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

2026 елның 1 маеннан Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында «Азнакай шәһәрен әйләнеп узу» гомуми кулланылыштагы региональ әһәмияткә ия автомобиль юлы буйлап транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла.

Чикләү 1,0 км – 3,6 км участогында автомобиль юлына капиталь ремонт ясау белән бәйле. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылачак.  

Хәрәкәтнең ябылуы 2026 елның 31 августына кадәр гамәлдә булачак.

Юл хәрәкәтен оештыруның расланган схемасы нигезендә Азнакай – Тымытык – Күктәкә, Азнакай-Дүсем гомуми кулланылыштагы региональ әһәмияткә ия автомобиль юллары һәм Азнакай шәһәренең юл – урам челтәре карала.

Машина йөртүчеләрдән маршрутны алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International