Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында Улан - Каратун автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

2026 елның 15 июненнән Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында гомуми файдаланудагы региональ әһәмиятле Улан – Каратун автомобиль юлы буйлап транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла.

Чикләү 39,9 км - 44,0 км участогында автомобиль юлын реконструкцияләүгә бәйле. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылачак.  

Хәрәкәтнең ябылуы 2026 елның 31 июленә кадәр гамәлдә булачак.

Юл хәрәкәтен оештыруның расланган схемасы нигезендә «Улан – Каратун» – Зур Кайбыч, Зур Кайбыч, Зур Кайбыч – Коланга авылларын урап узу өчен гомуми файдаланудагы региональ әһәмияткә ия автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Машина йөртүчеләрдән маршрутны алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International