15 сентябрьдән Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында гомуми файдаланудагы региональ әһәмиятле М – 7 «Идел»-Котлы Бөкәш – Балык Бистәсе автомобиль юлының 4,1-7,1 км участогы буйлап транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Чикләү автомобиль юлына капиталь ремонт ясау белән бәйле.
Юл участогының ябылуы 2025 елның 15 октябренә кадәр гамәлдә булачак.
Автомобильчеләргә Котлы Бөкәш торак пунктының Ленин һәм Ворошилов урамнары буенча хәрәкәт итәргә тәкъдим ителә.
Машина йөртүчеләрдән маршрутны алдан планлаштыруларын сорыйбыз.