«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү чаралары кысаларында агымдагы елда 19 светофор объекты юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы белән җиһазландырылган, шуларның 13е Казан агломерациясендә, 6сы Чаллы агломерациясендә. Мәсәлән, Казан агломерациясендә: К. Маркс - Миславский, Островский - Суконная, Серов, Тукай - Кәрим урамнары киселешләрендә, Чаллы агломерациясендә: Чаллы проспектында - 4 нче Поликлиника, Гостевая ур. - аэродром ур., Җиңүнең 40 еллыгы ур. - Вахитов пр. һәм башкаларда куелган.
Шулай ук транспорт системасы белән идарә итүнең бердәм платформасын үстерү (эш тизлеген арттыру, видео агымнарны интеграцияләү) башкарылды. Татарстан башкаласында ике светофор объекты Горький-Мөштәри һәм Пушкин-Бутлеров урамнары киселешендә видеокүзәтү, юл – транспорт һәлакәтләрен һәм гадәттән тыш хәлләрне ачыклау подсистемасы белән җиһазландырылган.
Агымдагы елда ИТСын гамәлгә ашыруга 141 млн сумнан артык акча тотылган, шул исәптән 114,6 млн сум федераль бюджет акчаларыннан.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 - 2024 еллар чорында Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә «Транспорт системасы белән идарә итүнең бердәм платформасы» АИС төзү һәм үстерү чаралары башкарылды, юлларда транспорт агымнары мониторингының 500 детекторы монтажланды, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 88 комплексы фотога төшерү өчен билгеләнде. Әлеге комплекслар куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Бүген система 1 меңнән артык заманча стационар, күчмә һәм мобиль тәрәзә җайланмаларыннан торган челтәр булып тора, алар юл-транспорт һәлакәтләре тупланган урыннарда урнаштырыла һәм мәгълүматларны республиканың Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларын автоматик режимда эшкәртү үзәгенә тапшыра.
Моннан тыш, соңгы 4 елда 2 автомат саллы контроль пункты, 15 метеостанция, 15 алмаш мәгълүмат таблосы җиһазландырылган. Шулай ук 99 светофор объекты адаптив идарә итү өчен модернизацияләнгән, 200 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган.
Татарстан Республикасында ИТСның гомумтөбәк сегментын үстерү буенча шәһәр агломерацияләре үзәкләренең урам-юл челтәренә басым ясый, анда юллар хәрәкәте белән идарә итүнең бердәм адаптив системасына (АСУДД) юллар чатын этаплап колачлый. Бу комплекслы ярдәмче система, аңа шулай ук параметрлар мониторингы, транспорт агымнарын модельләштерү, фаразлау һәм видеокүзәтү керә. Казанда 485 чатта светофорлар урнаштырылган, шуларның 248е адаптив режимда эшли, 333 күзәтү камерасы һәм 1139 транспорт детекторы урнаштырылган. Система Казан шәһәре «АСУДД» МКУ идарәсенең бердәм үзәгенә тоташтырылган.
Исегезгә төшерәбез, ИТСны гамәлгә кертү төбәкләрнең юл-транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү кысаларында халкы 300 меңнән артык кеше булган шәһәр агломерацияләрендә гамәлгә ашырыла.