«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында 1,900 км озынлыктагы, IV - техник категорияле Ашытбаш - Шушмабаш - Карадуван, км 22+900 - км 24+800 автомобиль юлларына ремонт ясала.
Объектта А16н тибындагы асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу һәм ЩМА-8 вак таш-мастик асфальт-бетоннан өске катлам япма ясау (майданы 13300м2), м-400 вак таштан юл кырыйларын ныгыту буенча эшләр каралган.
Хәзерге вакытта юл хезмәтләре тигезләүче катлам төзү буенча эш башлаган.