«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында татар мәгърифәтчесе Галимҗан Баруди хөрмәтенә аталган урам ремонтланачак

2024 елның 5 апреле, җомга

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында агымдагы елда Казан шәһәренең Киров районында Галимҗан Баруди урамына (Краснококшай урамыннан Батыршин урамына кадәр) ремонт ясалачак.

Галимҗан Баруди урамы татарның иң эре дин белгече, мәгърифәтче һәм дин эшлеклесе, Казанның атаклы мәдрәсәсенә нигез салучы һәм җитәкчесе Мөхәммәдия хөрмәтенә аталган.

Ремонтлана торган участокның озынлыгы 380 метр тәшкил итәчәк финанслауның гомуми күләме - төбәк бюджетыннан 30 млн. сум.

Участокта башкарылачак:
- вак ташлы-мастик асфальт-бетоннан өске катлам белән булган асфальт-бетон япманы ремонтлау;
- яктылыкны кире кайтара торган яңа юл билгеләре урнаштыру.

Галимҗан Казан губернасының кече Ковали авылында сәүдәгәр гаиләсендә туган. 1875 елда мәдрәсәне тәмамлый һәм дини белем алуын дәвам итү өчен Бохарага китә. 1882 елда Казанга кайткач, Ак мәчетнең икенче имамы була. Бер елдан соң үз мәдрәсәсенә нигез сала, аны әтисе хөрмәтенә «Мөхәммәдия» дип атый. Тиздән аның мәдрәсәсе Казанның иң эре һәм абруйлы ислам уку йортларының берсенә әверелә. 1908 елда хакимиятләр тарафыннан панисламист карашларын таратуда гаепләнә һәм Вологда губернасына сөргенгә җибәрелә, ә 5 елдан соң Казанга кайта.

Баруди шулай ук Россия империясендә мөселман хәрәкәтенең актив эшлеклесе була. Аерым алганда, 1906 елның гыйнвар һәм августында ул Россия мөселманнарының 2 нче һәм 3 нче съезды эшендә катнаша, Иттифак әл-мөслимин мөселман оешмасының идарә комитеты әгъзасы була. 1917 елның 1-2 маенда Мәскәүдә Бөтенроссия Мөселманнар съездында күпчелек тавыш белән мөфти итеп сайлана.

Баруди 1921 елда Мәскәүдә вафат була, анда ул Хөкүмәттә Идел буе ачлы-туклыларына ярдәм күрсәтү буенча гадәттән тыш чаралар турында фикер алышырга килә.

Галимҗан Баруди урамында МАОУ «Гимназия-интернат №4» урнашкан, анда 324 укучы белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International