«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә интеллектуаль транспорт системаларын кертүне дәвам итәчәкләр.
ИТС юл тыгыны белән көрәшә, уртача хәрәкәт тизлеген арттыра һәм транспорт агымнары хәрәкәтен оптимальләштерү юлы белән зарарлы матдәләр чыгаруны киметә.
Тиздән Казанда Карл Маркс-Миславский киселеше дә «акылга килә». Монда кирәкле җиһазлар урнаштырылачак: контроллер, камера һәм хәрәкәт интенсивлыгын исәпкә алуның алты пункты. Бу юл чатындагы светофорлар юл шартларына реаль вакыт режимында көйләнәчәк.
Адаптив юл хәрәкәте белән идарә итү системасы барлык светофор объектларын синхронлаштыра, транспорт агымнары минималь тоткарлыклар белән алдагы киселешләрне узсын өчен.
Эшләр 1 сентябрьгә кадәр башкарылачак.