Кичә Казаннан Ташевка һәм Печищига рейслар белән Идел буенча пассажирлар навигациясе тәмамланды

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

24 октябрьдә Казаннан Ташевка һәм Печищига һәм кире якка рейслар белән Идел буенча пассажирлар навигациясе тәмамланды.

Навигация Идел елгасында суның җитәрлек күләмдә булмавы сәбәпле 2 атнага иртәрәк ябылды. Кама буенча навигация шулай ук елга саегу сәбәпле планлаштырылган сроктан иртәрәк ябылды.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Идел һәм Кама буйлап навигация 30 апрельдә башланды. Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны су транспортында пассажирлар йөртүне «Татфлот» суднолар йөрү компаниясе» АҖ һәм «Яр Чаллы» руда булмаган материаллар җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ башкара.

«Казан» елга портыннан түбәндәге рейслар башкарылды: Студенецка кереп Садоваяга кадәр (көнгә 2 рейс һәм шимбә һәм якшәмбе өстәмә рейслар), Югары Осланга кереп Печищига кадәр (көнгә 4 рейс), Түбән Ослан, Ключищи, Матюшинога кереп Ташевкага кадәр (көнгә 3 рейс), Түбән Ослан, Ключищи, Матюшино, Ташевка, Гребенига кереп Кызыл Байрак һәм Шылангага кадәр (көндәлек рейслар). Шулай ук Казаннан Свияжскка кадәр теплоходлар, Болгар һәм Тәтешкә кадәр тизйөрешле метеорлар йөрде.

Чистай елга портыннан атнага 3 рейс ешлыгы белән Кызыл Ярга кадәр, Яр Чаллы шәһәреннән Вишневка, Алабуга, Түбән Кама, Сентяк, Котловка, Свиногорье һәм Грахань тукталышларына кереп, Соколкига кадәр көн саен рейслар оештырылган иде.

2021 ел навигациясендә судно йөртү компанияләре 367,87 мең пассажирга хезмәт күрсәткән. Бу 2020 ел белән чагыштырганда 16,5% ка артыграк – ул чорда пассажирлар агымы 315,54 мең пассажир тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International