Илкүләм проект буенча Базарлы Матак - Болгар автомобиль юлының тузган участогы ремонтланды

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Спас муниципаль районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 1 км озынлыктагы Базарлы Матак - Болгар төбәк юлының тузган участогы ремонтланды.

Базарлы Матак - Болгар юлы 3 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 8-9,5 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган. Ремонт барышында югары катлам бәйләгеч полимер-битум нигезле ЩМА-16 вак таш-мастик асфальт-бетоннан җәелгән, һәр яктан 1,5 м юл кырыйлары ныгытылган. Эшчеләр юл тамгасы төшергәннәр.

Әлеге автомобиль юлы буйлап борынгы Болгар шәһәренә туристик маршрут уза. Шулай ук аның буенча мәктәп һәм төбәкара автобуслар йөри.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International