Тукай районында «Яр Чаллы - Түбән Кама» - Иштирәк автомобиль юлы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылды

2021 елның 17 сентябре, җомга

Татарстанның Тукай районында 17 сентябрьдән 30 ноябрьгә кадәр «Яр Чаллы - Түбән Кама» - Иштирәк автомобиль юлы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылды.

Хәрәкәт 0 км дан 5,8 км кадәр участокны капиталь төзекләндерү белән бәйле рәвештә туктатылды.

Әйләнеп узу өчен төбәк әһәмиятендәге «Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт» - Түбән Кама һәм Яр Чаллы - Түбән Кама - Көньяк автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

Юл билгеләрен урнаштыру белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International