Казанның Киров районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча юл төзүчеләр гомуми озынлыгы 1,3 км булган ике урамның машиналар йөрү өлешләрен яңарттылар.
Монда югары чыдамлыкка ия вак таш-мастиктан ЩМА-11 асфальт-бетоны җәелгән, гомуми мәйданы 6 682 кв. м булган тротуарлар төзекләндерелгән, 4,83 км озынлыкта юл һәм газон борт ташлары алмаштырылган.
Шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чаралар үткәрелгән. Аерым алганда, 3 светофор объекты реконструкцияләнгән, 52 юл билгесе, 768 метр җәяүлеләр өчен киртәләр һәм дүрт тукталыш павильоны урнаштырылган, юл тамгасы төшерелгән.
Моннан тыш, әлеге объектларда юл билгеләре материалларының һәм заманча технологияләр кулланып асфальт-бетон өслегенең өске катламын җәю сыйфатын тикшерү өчен «РОСДОРНИИ» ФАУ белгечләре ике тапкыр булдылар. Гладилов һәм Поперечно-Базарная урамнары участокларыннан барлыгы сигез үрнәк алынды. Сайлап алынган үрнәкләр башкарылган эшләрнең сыйфатын һәм файдаланылган материалларның проект күрсәткечләренә туры килүен раслады.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Казан агломерациясендә төзекләндерү эшләре программасына 23 объект кергән, шуларның 11е - Казанда. Нәтиҗәдә, агломерация буенча норматив транспорт-эксплуатация хәлендәге автомобиль юллары өлеше ел ахырына 84,5% тәшкил итәчәк.