Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов М-12 Мәскәү - Түбән Новгород - Казан тизйөрешле трассасының 7 нче этабын төзүгә һәм мәктәп автобус маршрутлары уза торган юлларны төзекләндерүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетында Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Югары Ослан, Яшел Үзән муниципаль районнарының башкарма комитетлары һәм подрядчы юл оешмалары җитәкчеләре катнашында узды.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге районнар территориясендә 14 мәктәп маршруты йөри. Алар төбәк әһәмиятендәге юллар буйлап уза. Кайбыч районында Олы Кайбыч - Камыл - Чүти, Олы Кайбыч – Колаңгы, Олы Кайбыч - Камыл (2 участок), Төрләмә - Норлат - Борындык юллары участоклары (66,3 км). Апас районында Олан - Каратун һәм Олан - Каратун - Югары Аты - Азбаба юллары участоклары (28,6 км). Кама Тамагы районында Красновидово - Сөйки (6,1 км), Югары Ослан районында «Казан - Ульяновск» - Мәйдан, «Казан - Ульяновск» - Татар Борнашы, «Казан - Ульяновск» -Бакча-Сарай, «Казан - Ульяновск» - Иске Рус Мәмәтхуҗасы һәм Карагуҗа авылына керү юлы юллары участоклары (28 км). Яшел Үзән районында Төрлемә – Нурлат - Борындык юлы участогы (13,3 км).
Фәрит Хәнифов юл оешмаларына 1 сентябрьгә мәктәп автобус маршрутлары уза торган барлык юлларны да норматив хәлгә китерергә тәкъдим итте.
Мәсьәлә министрның шәхси контролендә тора.