Казан елга порты Болгарга тиз йөрешле рейсларны башлап җибәрәчәк

2020 елның 22 мае, җомга

23 майдан Казан елга порты шимбә һәм якшәмбе көннәрендә сәгать 08.00 Казаннан Болгарга һәм Тәтешкә кадәр (Кама Тамагында тукталыш ясап) рейсларда хезмәт күрсәтүне башлый. 1 июньнән «Татфлот» суднолар йөрү компаниясе әлеге рейска көндәлек хезмәт күрсәтүгә күчәчәк.

Моннан тыш, 1 июньнән Болгарга өстәмә рейслар кертү планлаштырыла, алар Казаннан көн саен 09:00 сәгатьтә һәм шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 10:00 сәгатьтә кузгалачак.

Болгарга кадәр йөрү бәясе өлкәннәр өчен 368 сум һәм балалар өчен 184 сум тәшкил итә. Шулай ук «Татарстан Республикасында шәһәр яны су транспортында хезмәт күрсәткәндә аерым категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 11 маендагы 209 номерлы карары нигезендә Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән затларга, инвалидларга, инвалид балаларга 50 процентлы ташлама белән йөрү каралган. Әлеге карар нигезендә Татарстан Республикасында шәһәр яны элемтәсенең су транспортында түләүсез йөрү хокукы реабилитацияләнгән гражданнарга; сәяси репрессияләрдән зыян күргән дип танылган гражданнарга; ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, белем бирү учреждениеләрендә укучы (федераль учреждениеләрдән тыш) балаларга билгеләнә.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, ташламалы йөрү ташламага хокукны раслаучы документ күрсәткәндә бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International