Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 157 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 2 очрагы теркәлгән.
Идел елгасында су биеклеге 53,23 м билгесендә теркәлгән, алдагы тәүлек белән чагыштырганда 2 см га арткан (куркыныч дәрәҗәдәге билге - 54,24 м), Кама елгасында - 63,40 м, 2 см га кимегән (65,9 м). Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары аша күперләр нормаль хәлдә, тик Норлат районы Үрнәк торак пункты янында Чирмешән елгасы аша күперне су басудан тыш - су басу биеклеге -10 см.
Казан аэропортыннан 64 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 5 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 1684 кеше килгән, 1150 пассажир киткән.
27 нче мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, секундына 4-9 метр. Температура: көндез +5..+10 градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.