Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 155 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 1 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3306 кеше килгән, 3888 пассажир киткән.

10 нчы мартта республикада аязучан болытлы һава көтелә, көндез бераз яңгыр. Аерым районнарда томан. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, урыны белән көчәйгәндә секундына 12 метрга кадәр. Һава температурасы +5..+8 градус. Юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International